Кукмара муниципаль районында «Новая Жизнь» ҖЧҖ булган тракторларга һәм аларның тагылмаларына чираттагы техник карау уздырылды. Техник карауга 17 берәмлек техника китерелде.
Техник карау вакытында теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары һәм, контроль-диагностика приборларын кулланып, машиналарның техник торышының куркынычсыз эксплуатацияләү шартларына туры килүенә зур игътибар бирелде. Техник карау барышында 15 берәмлек техник карауны уңышлы үтте һәм техник карау узу турында таныклыклар алачак. 2 берәмлеккә техник тикшерү актлары төзелде һәм хокук бозуларны бетерү өчен күрсәтмәләр бирелде.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.