2025 елның 11 апрелендә, расланган техник карау графигы нигезендә, Азнакай муниципаль районының Туйкә авылында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау үткәрелде.
Техник тикшерүгә 15 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Техник тикшерү үткәргәндә техниканың техник торышына, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары булуга, медицина ярдәме күрсәтү аптечкалары булуга, янгын сүндергечләр, теркәү документлары булуга, авария хәлендәге тукталыш билгеләре, кире чигенүгә каршы терәкләр булуга, саклагыч җайланмалар булуга һәм тагылмаларда тормоз системасының эшли алуына аерым игътибар бирелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника тиешле дәрәҗәдә техник тикшерүгә әзерләнгән, аларга техник тикшерүне узу турында таныклык биреләчәк.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.