2025 елның 11 апрелендә Мөслим муниципаль районында, расланган график нигезендә, техникага ел саен үткәрелергә тиешле техник карау уздырылды. Карауга 6 берәмлек техника күрсәтелде. Техник тикшерү барышында номерлы агрегатларның техник торышы, ярашуы, янгын сүндерү чараларының, беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкаларының, идарә итү хокукына ия булган машина йөртү таныклыкларының булуы тикшерелде. Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Техниканы карап чыкканнан соң, механизаторлар белән техниканы имин эксплуатацияләү темасына әңгәмә булды. Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм әлеге төр техникадан файдаланганда бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.