2025 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе» МУП базасында чираттагы техник карау узды.
Барлыгы 14 берәмлек техника тәкъдим ителде, шулардан 9 берәмлеге – «Татлизинг» АҖ үзйөрешле машиналары-тракторлары, йөк төягечләр һәм башка юл-төзелеш техникасы һәм 5 берәмлеге – «УПБиО» МУП техникасы.
Карау барышында яктырту приборларына, тормоз системаларының сигнализация һәм контроль чараларына, ялтыравыклы маякларның төзеклегенә, руль идарәсенә аерым игътибар бирелде, чөнки махсус техника һава шартларына карамастан тәүлек буе эшләргә әзер булырга тиеш. Барлык механизаторларның да беркетелгән махсус техникада эшләү мөмкинлеге бар. Барлык техника да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча һәркемгә техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.