Арча районының «Ташкичү» ҖЧҖ еллык техник карау уздырылды

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

2025 елның 9 апрелендә Арча районының «Ташкичү» ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга чираттагы еллык техник карау уздырылды. Техник карауга 32 берәмлек техника китерелде. Техника куелган таләпләргә туры килә һәм техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

Техник күзәтүгә йомгак ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча таләпләр аңлатылды.  2024 елда Татарстан Республикасында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары фактлары буенча мисаллар китерелде.

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International