Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында техник карау уздырылды

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

2025 елның 8 апрелендә, 2025 елга техник караулар уздыру графигы нигезендә, «Мөхәммәдиев М.М.» КФХ һәм ШЭ Исмәгыйлев Р.С. шәхси хуҗалыгына караган техникага техник карау уздырылды. Карау өчен барлыгы 13 берәмлек техника тәкъдим ителде. Авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Ф.Г.Йосыпов техниканың әзерлеген һәм медицина аптечкалары, беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителешен тикшерде. «Мөхәммәдиев М.М.» КФХ хуҗалыгында техниканың әзерлеге югары.

           

Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International