Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында гражданнарны кабул итү

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

2025 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны шәхсән кабул итте.

Барлыгы 8 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле техниканы дәүләт теркәвенә алу һәм исәптән төшерү, АСУ оешмаларында һәм тармакларында эшләүче читтән килгән мигрантларга тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру һәм бирү мәсьәләләре каралды.

Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде, дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләрен күрсәтүгә гаризаны электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре сайты аша тапшыру мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

 

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International