Расланган техник карау графигы нигезендә, агымдагы елның 4 апрелендә Теләче муниципаль районының «Чулпан» а/ф ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау үткәрелде.
Техник карауга 18 берәмлек техника китерелде. Чара барышында тракторларның һәм үзйөрешле машиналарның техник торышы, аларның янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр, яктылык приборлары, шулай ук тагылмаларда саклау җайланмалары булуы һәм тормоз системасының эшкә сәләтлелеге тикшерелде.
Механизаторларның үзләренә беркетелгән техника белән эш итүгә тиешле категория буенча таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.
Чараның соңгы өлешендә катнашучылар белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча тематик әңгәмә үткәрелде.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.