Алексеевск муниципаль районының «Алга» колхозында техник карау уздырылды

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

2025 елның 12 мартында, расланган график нигезендә, Алексеевск муниципаль районының «Алга» колхозында ел саен үткәрелергә тиешле техник карау узды.

Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 30 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник тикшерү барышында тикшерелә торган техниканың техник торышы, номерлы агрегатларның туры килүе, янгын сүндерү чаралары, беренче ярдәм күрсәтү чаралары, йөртүчеләрнең идарә итү хокукына таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

Техниканы караганнан соң механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды, Татарстан Республикасы буенча әлеге төр техниканы эксплуатацияләгәндә юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

 

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International