Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында гражданнарны кабул итү булды

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

Расланган график нигезендә, 2025 елның 25 февралендә Чүпрәле муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны кабул итте. Анда 6 кеше катнашты, үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү өчен җаваплы вазыйфаи затлар, шулай ук шәхси затлар үз сорауларын бирде.

Кабул итү барышында үзйөрешле техниканы дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре, тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгын алу һәм тракторчы-машинист таныклыгында өстәмә категорияләр ачу мәсьәләләре, булган категорияләр кысаларында квалификация бирелүгә бәйле рәвештә таныклыкны алмаштыру, үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник тикшерү уздыру, аларның техник торышын күзәтү мәсьәләләре каралды.

Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде, дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләрен күрсәтүгә гаризаны электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре сайты аша тапшыру мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

    

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International