Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы советының ХХХІХ хисап сессиясе

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

2025 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы, Мөслим муниципаль районы кураторы Альберт Борһанов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән берлектә, эш визиты белән Мөслим муниципаль районында булдылар.

Сәфәр барышында район башлыгы Альберт Хуҗин белән бергә политехник техникум эшчәнлеге белән таныштылар, анда «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау» белгечлеге буенча АСК өчен белгечләр әзерлиләр.

Аннары район мәдәният йортында АСК казанышлары күргәзмәсен карадылар һәм «2024 елда Мөслим районының социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турында» район советы утырышында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International