«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесенең Азнакай филиалында имтиханнар узды

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесенең Азнакай филиалында АІ категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә имтихан бирделәр. Имтихан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Гаскәров Шамил Миңнефавис улы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлмәт муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Хрыкин Андрей Викторович составында комиссия тарафыннан кабул ителде.

Имтихан бирүчеләрнең үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. Имтиханда катнашучыларның машина йөртү күнекмәләре кар-сазлык техникасында тикшерелде. 

Имтиханга 9 кандидат килгән иде, 7се имтиханны уңышлы тапшырды һәм тиздән тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.

 

Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International