Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе хәбәр итә: «Дәүләт хезмәтләре» порталында яңа функционал – контроль (күзәтчелек) органнарына профилактик визит һәм консультацияләр үткәрүгә онлайн-язылу мөмкинлеге барлыкка килде.
Консультациягә гариза биргәндә алар өчен уңайлы булган хезмәттәшлек форматын сайларга мөмкин:
- телефон буенча;
- «МП Инспектор» кушымтасы аша дистанцион рәвештә;
- консультация үткәрүнең яхшырак вакытын язма рәвештә күрсәтергә.
Хезмәт 10 эш көне дәвамында күрсәтеләчәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча контрольдә тотылучы затның шәхси кабинетына консультациягә язылу расланган хәбәр киләчәк.
«Профилактик визитка язылу» хезмәте түбәндәгечә күрсәтелергә мөмкин:
- видеоэлемтә буенча дистанцион рәвештә «МП Инспектор» кушымтасы аша;
- объектта урында, гариза биргәннән соң 10 эш көненнән дә иртәрәк түгел. Профилактик чара турындагы бөтен тарих шулай ук шәхси кабинетта булачак.
Сергей Грачев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе.