2025 елның 5 февралендә, техник карау үткәрү графигына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрде.
Техник тикшерү узу өчен 2 берәмлек мототранспорт чарасы – «Буран» АДЕ» (Иске Чүпрәле авылындагы һәм Чүпрәле урманчылыгындагы чаңгы базаларында файдаланыла) һәм «Алтын Барс» боз аренасында WM COPACT маркалы боз салу машинасы тәкъдим ителде.
Тикшерү барышында машиналарның техник торышы, машиналарның теркәү мәгълүматларына туры килүе, идарә итүгә рөхсәт ителгән затларның тиешле категория белән идарә итү хокукына таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Барлык 3 берәмлек техника да тикшерүне уңышлы узды.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.