«ДИАЗ» өйрәнү-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ автомәктәбендә имтиханнар булып узды

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

2025 елның 5 февралендә «ДИАЗ» өйрәнү-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ автомәктәбендә «AI,В,С,Д» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.

Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен имтиханга 15 курсант кертелде. Теоретик өлешне «AI,В,С,Д» категорияле тракторчы-машинист» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 12 кеше уңышлы тапшырды, практик өлешен дә – шулай ук. Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар әлеге категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.

 

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International