Азнакай муниципаль районында техник карау

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

Агымдагы елның 4 февралендә Азнакай районының «МППБИО +» АҖ «Татлизинг» ДУП карамагындагы аренда нигезендә эшләүче үзйөрешле машиналарны карап чыктылар. Техник карау вакытында документация, тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, тавыш сигналының төзеклеге, медицина аптечкасының, янгын сүндергечнең, авария тукталышы билгесенең, яктылык чагылдыргыч жилетларның комплектлылыгы һәм булу-булмавы тикшерелде.

Карау өчен тәкъдим ителгән барлык машиналар да төзек һәм таләпләргә туры килә, алар техник карау узу турында таныклык алачак.

Тикшерүдән соң юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында профилактик әңгәмә үткәрелде, анда үзйөрешле машиналар катнашында узган елгы юл-транспорт һәлакәтләреннән мисаллар китерелде. Шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша хезмәт күрсәтү мцмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

 

Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International