Чистай муниципаль районында профилактика чаралары

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Профилактика чараларын уздыруның төп сәбәбе – күрелә торган чараларга карамастан, юлсыз урыннардан йөри торган мотчараларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу очраклары тукталмый. Әлеге техника милекчеләр (хуҗалар) тарафыннан еш кына теркәлми. Әлеге категориядәге машиналар белән идарә итүче затларның моңа тиешле хокуклары юк. Кулланыла торган машиналарның техник торышы еш кына кешеләрнең сәламәтлегенә һәм гомеренә, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә реаль куркыныч тудыра.

Чараларның төп максаты – юлсыз урыннардан җилдерүче моточараларны эксплуатацияләгәндә техник торышның, хәрәкәт иминлегенең, куркынычсызлык техникасының билгеләнгән таләпләрен, шулай ук аларны теркәү һәм идарә итүгә кертү кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү.

 

Сергей Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International