ТР Биектау муниципаль районында «СпецТехника» уку үзәге» ҖЧҖ имтиханнар булды

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

2024 елның 13 декабрендә «СпецТехника» уку үзәге» ҖЧҖ AI,В,С,Д категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Исемлеккә кертелгән 60 кешенең 51е теоретик һәм практик имтиханнарны уңышлы тапшырды. Имтихан тапшыручылар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.

Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International