2024 елның 12 декабрендә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын 2024-2025 елларга ремонт сезонына әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында» 26.11.2024 ел, №535/2-пр боерыгы нигезендә Әлки муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтлау буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Г.С.Баязитов, авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Р.Р.Гадиев, Әлки районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы А.Т.Мусин җитәкчелегендәге эшче комиссия «Восток Зернопродукт» АҖ һәм «Хузангай» ҖЧҖ ремонт остаханәләрендә булдылар, механизаторлар һәм слесарьлар белән аралаштылар. Комиссия әгъзалары белгечләрнең һәм предприятие хезмәткәрләренең техниканы саклауга кую буенча башкарылган эшләренә бәя бирделәр.
Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.