2024 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты: 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рафил улы үткәрәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 590-00-78, 8(843) 221-77-85
Гражданнар түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: ТР, Казан шәһәре, Модельная ур., 10 й.
Илнур Гарифуллин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.