2024 елның 13 декабрендә Лениногорск политехник көллиятендә А2 категориясендә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына укыган чыгарылыш укучылар арасында имтихан үтте. Имтихан бирүчеләрнең үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. Имтихан бирүчеләрнең әлеге техника буенча машина йөртүдә практик күнекмәләре сыналды.
Имтиханга 18 кандидат гариза биргән иде, шуларның 2се килмәде. 16 укучы имтиханны уңышлы тапшырды, алар тиздән тракторчы-машинист таныклыгын алачак.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.