Агымдагы елның 12 декабрендә, хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы техникасын саклауга сыйфатлы куюда кызыксыну дәрәҗәсен арттыру һәм 2025 елгы кыр эшләренә әзерлекне оештыру максатларында, Теләче районы территориясендә АСК хуҗалыклары арасында конкурс оештырылды һәм уздырылды.
Конкурс буенча эшне бәяләү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчеләре тарафыннан башкарылды, алар хуҗалыкларны йөреп чыктылар. Урыннарда тикшерү җитәкчеләр һәм инженер-техник состав катнашында, саклауны әзерләүнең сыйфатын билгеләп һәм аларга кыска вакытта бетерелергә тиешле кайбер вак кисәтүләрне күрсәтеп башкарылды.
Конкурс йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы техникасының югары сыйфатлы саклауга куелуы билгеләп үтелде. Конкурста җиңүчеләр дип «Август Теләче» ҖЧҖ, «Алан» АҖ, «Агролак» ҖЧҖ һәм «Игенче» ҖЧҖ хуҗалыклары танылды.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.