Алексеевск муниципаль районында кышкы саклауга кую буенча конкурс узды

2024 елның 13 декабре, җомга

2024 елның 12 декабрендә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын 2024-2025 елларга ремонт сезонына әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында» 26.11.2024 ел,  №535/2-пр боерыгы нигезендә Алексеевск муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтлау буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Г.С.Баязитов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш инженеры Ю.В.Михайлов, Алексеевск районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Ә.Г.Тукмаков һәм белгечләр катнашындагы комиссия 7 хуҗалыкны карадылар. Конкурс йомгаклары буенча Сәлахетдинов КФХ, «Восток Зернопродукт», «Алексеевское» МП предприятиеләре иң яхшылар дип танылды

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International