"УЧЕБНЫЙ ЦЕНТР 24" өстәмә һөнәри белем бирү хосусый оешмасында имтиханнар узды

2024 елның 13 декабре, җомга

2024 елның 12 декабрендә "УЧЕБНЫЙ ЦЕНТР 24" өстәмә һөнәри белем бирү хосусый оешмасында   «AI,AII,В,С,Д,Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алуга сынауны бирү өчен 23 курсант кертелгән иде. Алардан «AI,AII,В,С,Д,Е» категорияле юлсыз урыннардан йөрүче автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек үткән 19 кеше теоретик өлешне уңышлы тапшырды,  19 укучы практик өлешне нәтиҗәле үтте. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләр әлеге категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.

 

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International