Чистай муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс уздыру турындагы боерыгы нигезендә, смотр-конкурс узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.М.Фәттахов, Чистай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И.А.Нуретдинов, Чистай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Р.Р.Вафин, Дәүләт техника күзәтчелек идарәсенең Чистай районы бүлеге башлыгы С.М.Дудин составындагы комиссия хуҗалыкларны карап чыктылар. Карау барышында ремонт-торгызу эшләре вакытында хезмәтне саклау буенча профилактик әңгәмәләр үткәрелде, шулай ук техниканы саклау һәм машина-трактор паркын 2024-2025 елгы ремонт сезонына әзерләү буенча тәкъдимнәр бирелде.
Сергей Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.