Түбән Кама муниципаль районында үзйөрешле техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс

2024 елның 6 декабре, җомга

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә мәшгуль машиналарны рациональ һәм нәтиҗәле куллануны тәэмин итү, машиналарның куркынычсызлык параметрларын үтәү һәм тышкы факторлардан саклау, сезонлы куллану машиналарын озак вакытлы саклауга кую максатыннан, 2024 елның 4 декабреннән Түбән Кама районында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркында техниканы ремонтлауга әзерләүгә иң яхшыларны билгеләү буенча конкурс үткәрелде.

Конкурста районның АСК оешмалары һәм предприятиеләре катнашты, аларның балансында комбайннар, ургычлар, чәчкечләр, сабаннар һәм башка тагылмалы һәм асмалы авыл хуҗалыгы техникасы кебек авыл хуҗалыгы машиналары бар.

Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелек идарәсе башлыгы А.Ш.Борһанов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире М.В.Емелин составындагы комиссия техниканы кышкы саклауга куюның торышын, машина-трактор парклары территорияләрендәге тәртипне, оешмаларның авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерлеген тикшерделәр һәм бәяләделәр.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урынга гомуми 64 балл белән «Кармалы А/Ф» ҖЧҖ чыкты, икенче урында – гомуми 63 балл белән «Союз-Агро» ҖЧҖ-63, өченче урынга гомуми 62 балл белән – «Орсис-Агро» ҖЧҖ, дүртенче урынга гомуми 61 балл белән «А/Ф Восток» ҖЧҖ чыкты.

 

Альберт Гатауллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International