2024 елның 5 декабрендә Тукай муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс уздыру турындагы боерыгы нигезендә, смотр-конкурс узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелек идарәсе башлыгы А.Ш.Борһанов, Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.В.Хәбетдинов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге җитәкчесе урынбасары Р.Р.Борһанов җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары техниканы кышкы саклауга куюның торышын һәм машина-трактор паркының ремонт сезонына әзерлеген бәяләү өчен хуҗалыкларны йөреп чыктылар. Техниканы әзерләү тулаем алганда уңай бәяләнә, шулай да эшлисе эшләр бар әле. Тикшерү барышында җитешсезлекләр ачыкланды һәм аларны бетерү өчен сроклар билгеләнде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче урын Сәйдәшев исемендәге АХП ҖЧҖ бирелде, 2 нче урын – «Гигант» ҖЧҖ, 3 нче урын – «КАМА» а/ф ҖЧҖ һәм 4 нче урын «Ярыш АХП» ҖЧҖ бирелде.
Рамил Борһанов – консультант – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары.