3 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне билгеләп үтелә. Зур үҗәтлек, ныклык һәм батырлык таләп итә торган сынаулар кичергән, көчле рухлы, максатчан, үз гомеренең һәр көнен кадерләүче кешеләр алар.
2024 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы, Мөслим муниципаль районы кураторы Альберт Борһанов Инвалидлар декадасы кысаларында «Без бергә» хәйрия марафонында катнашты һәм битараф калмыйча әлеге акциягә кушылганнарга рәхмәт белдерде.