Кар машиналарын техник карау

2024 елның 6 декабре, җомга

Кар машинасы — юлсыз урыннардан йөреп, актив ял итү өчен билгеләнгән кышкы транспорт төре, шул ук вакытта куркынычлык дәрәҗәсе югары булган үзйөрешле машина да. Әлеге техникадан файдалануга бәйле хокук бозуларны исәпкә алу, аларны имин эксплуатацияләүне контрольдә тоту һәм профилактикалау максатларында, хуҗасы аны 2020 елның 21 сентябрендәге 1507 номерлы карар белән расланган Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы дәүләт теркәве кагыйдәләре  нигезендә теркәтергә бурычлы.

Кар машинасы – сезонлы техника. Ел саен сезон алдыннан техник карау уздырырга кирәк. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган Үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник тикшерү үткәрү кагыйдәләре нигезендә, кар машинасының хуҗасы аны эксплуатацияләү урыны буенча дәүләт техник күзәтчелек органына техник карау өчен бирергә тиеш. Бүгенге көнгә теркәлгән 180 кар машинасының 40%ы карау өчен тәкъдим ителде. Әлеге юнәлештә эш дәвам итә. Үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә кышкы чорда хокук бозуларны ачыклау буенча рейдлар үткәреләчәк.

 

Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.            

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International