2024 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау районы бүлеге «Сафпласт» ҖЧҖ техник карау уздырды. Техник карауга 16 берәмлек техника күрсәтелде. Техник карау барышында техник карау үткәргәндә күрсәтелә торган документларның булуы, машиналарның күрсәтелгән документлардагы мәгълүматларга туры килүе һәм машиналарның идентификациясе, тулаем алганда, техниканың техник торышы карап чыгылды. Барлык техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм техник карау таләпләренә туры килә.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.