Техниканы кышкы саклауга кую

2024 елның 6 декабре, җомга

Мөслим муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс уздыру турындагы боерыгы нигезендә, смотр-конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТБ бүлеге башлыгы И.Х.Габбасов, Мөслим районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.А.Вәлиев, Дәүләт техника күзәтчелек идарәсенең Мөслим районы бүлеге башлыгы Р.И.Кирамов җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары техниканы кышкы саклауга куюның торышын бәяләү, машина-трактор паркын ремонтлау сезонына әзерләү буенча эшләр башкардылар. Тикшерү барышында уңай һәм тискәре моментлар билгеләп үтелде, җитешсезлекләр ачыкланды һәм аларны бетерү өчен сроклар билгеләнде.

        Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны «Август-Мөслим» ҖЧҖ алды, 2 нче урын – «Родные края-Туган як» а/ф» ҖЧҖ һәм 3 нче урынны И.З.Исламов КФХ алды.

 

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International