Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «ДНС Ритейл» ҖЧҖендә техник карау

2024 елның 6 декабре, җомга

2024 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау районы буенча бүлеге «ДНС Ритейл» ҖЧҖендә техник карау уздырды. Тикшерү өчен 4 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде.  Тикшерү нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән техника тикшерү уздыру кагыйдәләре таләпләренә туры килә иде һәм аңа техник тикшерүне узу турында таныклык биреләчәк.

     Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International