Азнакай муниципаль районында үзйөрешле техниканы куллану процессында хокук бозуларны чикләү максатыннан 2024 елның 3 декабрендә профилактик чаралар оештырылды. Мондый сорауларга аерым игътибар бирелде: рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы, техник тикшерү узу турында таныклык, ОСАГО полисы, дәүләт номеры, теркәлү турында таныклык. Урынга чыгып уздырылган чаралар вакытында 8 берәмлек үзйөрешле машина һәм тагылмалар тикшерелде.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.