Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Чирмешән муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс уздыру турындагы боерыгы нигезендә, смотр-конкурс узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Р.Р.Кадыйров, Чирмешән районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары И.Н.Гатауллин, Чирмешән районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Р.Г.Шәфыйков, Чирмешән районы РИК беренче урынбасары М.Г.Вилданов, Чирмешән районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.Р.Нәзиров җитәкчелегендәге комиссия хуҗалыкларны карап чыктылар. Тикшерү барышында уңай һәм тискәре моментлар билгеләп үтелде, җитешсезлекләр ачыкланды һәм аларны бетерү өчен сроклар билгеләнде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны «БИО-АГРО» ҖЧҖ алды, 2 нче урында – «Чирмешәнагро» ҖЧҖ һәм 3 нче урында – В.А.Тепсуркаев КФХ.

 

Радик Нәзиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International