Бүген, 2024 елның 29 ноябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рәфил улы гражданнарны кабул итте. Барлыгы 4 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында физик затларның, шул исәптән Россия Федерациясенең башка төбәгендә теркәлгәннәрнең үзйөрешле машиналарын һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу һәм исәпкә кую, тракторчы-машинист таныклыгын алу мәсьәләләре каралды. Куелган барлык сорауларга тулы җаваплар бирелде.
Радик Назыйров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.