Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталында киләсе елга республика халкы тарафыннан билгеләнә торган алты социаль министрлык өчен ачык максатлар һәм бурычлар сайлау буенча онлайн-тавыш бирү бара.
Онлайн-тавыш бирүгә экспертлар тарафыннан министрлыклар каршындагы иҗтимагый советлар белән берлектә җәмәгатьчелек фикерен, кире элемтәнең төрле платформалары материалларын өйрәнү нәтиҗәсендә әзерләнгән максатлар һәм бурычлар кертелгән.
Республика халкы проект порталында тәкъдим ителгән тәкъдимнәр өчен тавыш бирә, шулай ук хакимият органы эшчәнлегенең алар күзлегеннән өстенлекле юнәлешләрен билгели, министрлык эше буенча үз комментарийларын һәм теләкләрен калдыра ала. Әйтик, узган ел тавыш бирү нәтиҗәләре буенча татарстанлылар эксперт бергәлегеннән аермалы 1600 тәкъдим биргәннәр.
Сораштыру 7 декабрьгә кадәр «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында «Халыктан сораштырулар» бүлегендә дәвам итәчәк (https://open.tatarstan.ru/polls).