2024 елның 28 ноябрендә, юридик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча бүлеге «ПЛЕМРЕПРОДУКТ» ҖЧҖ техник карау уздырды. Карау өчен 10 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.