2024 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов эш визиты белән Алексеевск муниципаль районында булды. Район башлыгы Сергей Демидов белән берлектә, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен - авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларын котладылар һәм иң яхшы механизаторларга, терлекчеләргә, шулай ук АСК ветераннарына хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, район һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.
Капиталь ремонттан соң район хәрби комиссариатын да карадылар.