Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлекләре башлыклары белән «Кышкы тауларны эксплуатацияләү» темасына эшлекле киңәшмә

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 28 ноябрендә аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге башлыгы Сергей Грачев видеоконференцэлемтә форматында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлекләре башлыклары белән «Кышкы тауларны эксплуатацияләү» темасына эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә, әлеге өлкәдә техник регламентлар һәм норматив хокукый актлар таләпләрен җентекләп өйрәнүне дә кертеп, кышкы тауларны техник карап тотуның һәм имин эксплуатацияләүнең төп аспектлары каралды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Аттракционнарны дәүләт теркәве кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 30 декабрендәге 1939 номерлы карары нигезендә дәүләт техник күзәтчелек органнарында кышкы тауларны мәҗбүри теркәү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International