«ДИАЗ» өйрәнү-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ автомәктәбендә имтиханнар булып узды

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 27 ноябрендә «ДИАЗ» ҖЧҖендә «AI,В,С,Д» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алуга сынауга 22 курсант кертелде. Шулардан 14 кеше теоретик өлешне уңышлы тапшырды, практик өлешне «AI, В,С,Д» категорияле тракторчы-машинистка һөнәри укыту программасы буенча әзерлек узган 14 укучы яхшы тапшырды.  Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләр әлеге категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.

Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.

    

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International