Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең күзәтчелек һәм автоматлаштырылган нигездә исәпкә алу бүлеге башлыгы «Водоканал» МУП профилактик визит ясады

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның 52 статьясы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 02.12.2022 ел, № 1276 карары белән расланган Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге) турында нигезләмәнең 23 пункты нигезендә 2024 елның 26 ноябрендә Җәләлетдинов Илнур Рифкать улы тарафыннан «Водоканал» МУП оешмасына профилактик визит үткәрелде. Профилактик визит барышында аерым игътибар контрольдә тотылучы затларның мәҗбүри таләпләрне үтәү ысуллары турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлтелде.     Профилактик визит вакытында контрольдә тотылучы затка түбәндәгеләр хәбәр ителде: - аның эшчәнлегенә карата мәҗбүри таләпләр турында; - контроль объектының хәвефлелек критерийларына туры килү-килмәве турында; - хәвефлелек категориясен киметүнең төп һәм тәкъдим ителә торган ысуллары турында; - контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында.

 

Илнур Җәләлетдинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең күзәтчелек һәм автоматлаштырылган нигездә исәпкә алу бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International