2024 елның 27 ноябрендә «АСПК» АҖнең Арча кирпеч заводында техник карау уздырылды. Тикшерү барышында 19 берәмлек техника каралды.
Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә һәм якын арада аңа техник карау узу турында таныклык биреләчәк.
Оешма хезмәткәрләре белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрелде, тракторлардан һәм махсус техникадан имин файдалану мәсьәләләре каралды, тәүлекнең караңгы вакытында техникадан файдалануга аерым игътибар бирелде.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.