Техниканы кышкы саклауга кую һәм саклау үзе – дөрес эксплуатацияләү һәм техник карау уздыру кебек үк мөһим процесс. Кызганычка каршы, аңа бөтен кеше дә тиешле игътибар бирми, һәм юкка, чөнки сезоннар арасында һәм кышкы чорда дөрес саклау теләсә нинди техниканы эксплуатацияләү вакытын озайтырга ярдәм итә.
Бу катлаулы булмаган кагыйдәләрне үтәү кышкы саклау вакытында дөрес шартлар тудырырга һәм техниканың вакытыннан алда сафтан чыгуын булдырмаска ярдәм итәчәк.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белән берлектә район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасының торышын тикшерделәр.
Тикшерү барышында машина-трактор паркларының торышына, авыл хуҗалыгы техникасын дәүләт стандарты таләпләренә туры китереп саклауга куюга, аны озак саклауга кую эшләренең үтәлешенә һәм сыйфатына игътибар бирелде.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.