Бүген, 2024 елның 26 ноябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте. Барлыгы 5 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру, техник карау уздыру, шулай ук квадроциклларны һәм кар машиналарын теркәү мәсьәләләре каралды. Куелган барлык сорауларга тулы җаваплар бирелде. Әңгәмә барышында мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга өстәмә рәвештә үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерелде.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.