Алексеевск муниципаль районында техник карау узмаган затларга хәбәрләр тапшыру дәвам итә

2024 елның 22 ноябре, җомга

2024 елның 21 ноябрендә Алексеевск муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлеге дәүләт инженер-инспекторы А.Г.Тукмаков үзйөрешле техникасы булган, техник карау узмаган гражданнарга белдерүләр тапшыруны дәвам итте.

«Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре турында» 02.07.2021 ел, №297-ФЗ федераль закон, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе турында» 26.12.2011 ел, №1064 карары нигезендә дәүләт техник күзәтчелек органнарына үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник тикшерү уздыру вәкаләтләре йөкләнде.

Үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник тикшерү үткәрү кагыйдәләренең 5 пункты нигезендә (РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән), машиналар түбәндәге ешлык белән техник яктан тикшерелергә тиеш: а) пассажирлар йөртү өчен билгеләнгән һәм йөртүче утыргычыннан тыш, 8 урынлы автотранспорт чаралары – һәр 6 ай саен; б) калган машиналар – ел саен.

Техник карау узмаган техниканы эксплуатацияләү гражданнарга биш йөздән бер мең сумга кадәр административ штраф салуга яки транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан өч айдан алты айга кадәр мәхрүм итүгә китерә; вазыйфаи затларга – өч меңнән биш мең сумга кадәр штраф яный.

Үзйөрешле машиналар һәм аларның техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан теркәлгән техниканың башка төрләрен техник карау өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биреп яки Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International