Агымдагы елның 20 ноябрендә «Буа урман хуҗалыгы» ТР дәүләт бюджет учреждениесендә үзйөрешле техниканың хәрәкәтчән составына ел саен уздырылырга тиешле техник тикшерү үткәрелде. Техник карау өчен 9 берәмлек урман хуҗалыгы машинасы тәкъдим ителде, шуларның 8е алга таба кулланылышка кертелде, ә бер берәмлеккә, ачыкланган җитешсезлекләр факты буенча, техник карау акты төзелде.
Билгеләнгән 20 көнлек срок тәмамлангач, бозулары ачыкланган техника кабат техник тикшерү узарга тиеш.
Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.