Теләче муниципаль районының «Мишә» ҖЧҖ предприятиесендә техника тикшерелде

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Коммуналь хуҗалык структурасы – ел әйләнәсендә эшли торган оешма. Шуңа күрә районда быелның 21 ноябрендә әлеге эш белән шөгыльләнүче «Мишә» ҖЧҖ техникага ел саен үткәрелә торган тикшерү үткәрелде. Тикшерүгә барлыгы 11 берәмлек техника тәкъдим ителде. Үзйөрешле машиналарның техник торышы, теркәү документлары һәм ОСАГО полислары булуы, индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителүе техник тикшерү үткәрү кагыйдәләре таләпләренә туры килә иде.  Тракторчы-машинист таныклыклары да гамәлдәге законнар таләпләренә туры килә иде.

        Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International