2024 елның 20 ноябрендә Биектау районында үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү процессында хокук бозуны кисәтү, шулай ук үзйөрешле машиналар катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән уртак рейд үткәрелде. Дәүләт номеры, теркәлү турында таныклык, рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы, техник тикшерү узу турында таныклык, ОСАГО полисы булу мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Рейд вакытында 4 берәмлек техника тикшерелде, шуларның 1 берәмлеге техник тикшерү талоны булмаган килеш файдаланыла иде, нәтиҗәдә тракторчы-машинистка административ материал төзелде.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.