Тукай муниципаль районында – техник карау

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

2024 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздыру өчен Тукай районының «Ильбухтино» авылына барды. 8 берәмлек техника, шул исәптән тракторлар, тагылмалар һәм юл-төзелеш машиналары каралды. Бөтен техника төзек техник хәлдә иде.

Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Марат Әхмәтшин – Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International