Мамадыш шәһәренең «ОЛИМП» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре арасында волейбол буенча ярышлар узды. Турнирда 16 команда - республика муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты. Киеренке көрәш йомгаклары буенча Аксубай районы командасы 5 нче урынны алды.
Безнең район данын волейбол мәйданчыгында төрле муниципаль структуралар хезмәткәрләре яклады: район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев, Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Горбунов. Рәсим Фәхретдинов, Дамир Шәрифуллин һәм Андрей Кузьмин – җирлекләр башлыклары, Алексей Тимирясов – мәдәният бүлеге башлыгы, Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Аксубай районы бүлеге башлыгы.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.